«Татар кызы» бәйгесе финалистлары – Милли китапханәдә

2021 елның 26 феврале, җомга

Билгеле булганча, 6 мартта Казанда Республикакүләм «Татар кызы» бәйгесенең финалы узачак. Татарстанның төрле төбәкләреннән килгән кызлар матурлык, сәләт, милли традицияләр буенча көч сынашачаклар.

Финалистлар өчен белем бирү программасы 25–26 февральдә Милли китапханәдә дәвам итте. «Тарихи интенсив» проекты кысаларында татар кызларын Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты фәнни хезмәткәре Динә Гатина-Шәфыйкова татар костюмының тарихы белән таныштырды. Татар костюмына игътибар арта бара, шәһәр урамнарында милли бизәкле кием кигән хатын-кызны очрату гаҗәп түгел. Милли китапханә фондыннан алынган китаплар татар орнаменты, милли киемнәр турындагы чыгышны тулыландырды.

Җәмәгать эшлеклесе, галимә Тәэминә Биктимерованың чыгышы татар мәгърифәтче хатын-кызларына багышланган иде. Тәэминә ханым татар мәгарифе тарихында игелекле эшләр кылган, бөтен көч-куәтен, белемен һәм байлыгын кызганмыйча татар халкына хезмәт иткән Фатыйха Аитованы бүгенге яшьләргә үрнәк итеп куйды. Бөек татар хатын-кызларына багышланган китап күргәзмәсе финалистларда зур кызыксыну уятты.

Ике көн дәвамында кызлар татар хатын-кызларының җәмгыятьтә тоткан урыны, казанышлары турында күп мәгълүмат алды.

Кунакларга Милли китапханәнең яңа бинасы буйлап экскурсия үткәрелде.

Уңышлар сезгә, кызлар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International