«Диләфрүз» театры Милли китапханәдә

2017 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

2017 нче елның 30 нчы гыйнварында «Театр кунакханәсе» үз тамашачыларын Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залына (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) «Мәскәү татар халык театры «Диләфрүз» исемле китапны тәкъдир итү һәм әлеге театр артистлары белән очрашу кичәсенә җыйды.

Кичәне китапханәнең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге мөдире Фирдәвес Имамова тантаналы рәвештә ачып җибәрде. Китапханәнең фәнни эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев Татарстан Республикасы Милли китапханәсе исеменнән Мәскәү кунакларын һәм тамашачыларны сәламләп, «Диләфрүз» театрының иҗат эшчәнлегенә югары бәя бирде һәм очрашу истәлеге итеп театрга китаплар бүләк итте. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының мәшһүр артисты Әзһәр Шакиров үз чыгышында «Диләфрүз» театрының иҗаты, аның җитәкчесенең армый-талмый шушы сәнгатькә хезмәт итүе турында сөйләде.  Китапның кереш сүз авторы, театр тәнкыйтьчесе Ильтани Илялова шулай ук театрның оешу тарихы һәм әлеге басма турында әйтеп узды. Республика Традицион мәдәниятын үстерү үзәге халык театрлары бүлеге җитәкчесе Гафур Каюмов, театрны 30 еллык юбилее уңаеннан котлап, бүләк тапшырды. Танылган драматург Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия Миңнуллина үз чыгышында театр коллективына әтисенең әсәрләрен сәхнәгә куйган өчен рәхмәтле булуын әйтте.

 Әлеге театрга җан өрүче, аның алыштыргысыз җитәкчесе Диләфрүз Хәйруллина-Дежурова тамашачыларны театр тарихыннан кызыклы вакыйгалар белән таныштырды. Җырчылар Зиннур Аляутдинов, Хамисә Хөсәенова, Хөршид Хошоков үзләренең моңлы җырларын тамашачылар күңеленә җиткерде.

«Диләфрүз» театры өчен махсус «Сөембикә» исемле әсәр иҗат иткән танылган язучы Мәдинә Маликова да театр турында үз фикерен бик җылы сүзләр аша белдерде.

Кичәгә кунак булып килгән күпсанлы тамашачылар бик актив рәвештә катнашып, күтәренке күңел белән утырдылар. Кичә һәрвакыттагыча җанлы рухта узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International